Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Президент сүзенә карап эш итәләр

Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар булачак. Сез бу мөһим кампаниядән нәрсәләр өмет итәсез? Айнур Заһитов, Чирмешән: - Сайлаулар гадел узсын, халык ышаныч белдергән илбашыбыз күпчелек ихтыяҗларын канәгатьләндерсен иде. Президентлыкка барлык кандидатлар турында да күбрәк беләсе килә. Бездә күбрәк бер кеше турында гына сөйлиләр. Сайлаулар бит, сайлап алу мөмкинлеге булырга...

Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар булачак. Сез бу мөһим кампаниядән нәрсәләр өмет итәсез?

Айнур Заһитов, Чирмешән: - Сайлаулар гадел узсын, халык ышаныч белдергән илбашыбыз күпчелек ихтыяҗларын канәгатьләндерсен иде. Президентлыкка барлык кандидатлар турында да күбрәк беләсе килә. Бездә күбрәк бер кеше турында гына сөйлиләр. Сайлаулар бит, сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш. Яңа Президент авыл хуҗалыгына, авыл кешесенә игьтибарны арттырсын иде. Ришвәтчелеккә карата кискен чаралар кабул итәргә дә вакыт җитте дип уйлыйм.

Ирина Никитина, Девичья Поляна: - Тормышыбыз зарланырлык түгел, начар яшәмибез. элеккеге кебек нужа күрмибез. Бүген иң мөһиме - илебездә тынычлыкны саклап калу, ә бу, беренче чиратта, Президентның сәясәтеннән тора.

Валентина Захарова, Ясная Поляна: - Гадел сайланган, акыллы, эшчән Президент илебездә тынычлыкны саклап калыр, дип өметләнәм. Халыкта иртәгәсе көнгә ышаныч, балаларыбызның киләчәге бәхетле булсын иде.

Әлфия Гыйләҗева, Чирмешән:- Бүген халыкның тормышын яхшырту буенча күп эшләнә, әйтик, районда гына да ел саен күпме балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре ремонтлана, яңа социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта хәл итәсе проблемалар да шактый. Илдә күп нәрсә Президенттан тора, аның сүзенә карап эш итәләр. Булачак илбашы халыкны кайгыртып эшләр дигән өметтә калабыз.

Галина Овсянникова, Түбән Кармалка: - Без сайлауларга гел барабыз. Киләсе елгысы аеруча җаваплы-илебезнең Президентын сайлыйбыз. Билгеле, аңа зур өметләр баглыйбыз: илебездә тынычлык булсын, эш урыннары саклансын, яшьләргә мөмкинлекләр артсын иде.

Кадрия Гамирова фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләр узган ярминкәдә карп "тоттылар"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Президент эш итәләр сүзенә карап