Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Президент контролендә

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү эшен тизләтергә кирәк. Бу өлкәдә кайбер җитәкчеләр үз вазифаларын тиешенчә башкармыйлар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә шактый озак тукталдылар. Республикада әлегә 17 мең 894 җир участогы бүленгән, 13 мең 217се ызанланган. Моннан тыш аларны кадастр исәбенә...

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү эшен тизләтергә кирәк. Бу өлкәдә кайбер җитәкчеләр үз вазифаларын тиешенчә башкармыйлар.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә шактый озак тукталдылар.

Республикада әлегә 17 мең 894 җир участогы бүленгән, 13 мең 217се ызанланган. Моннан тыш аларны кадастр исәбенә дә куясы бар.

Безнең районда күп балалы 92 гаиләгә җир участогы бүленеп, шуларның 80 проценты кадастр исәбенә куелган.

Бу эш буенча район начарлар рәтендә түгел. Дөрес, участок алырга теләүчеләр тагын бар икән.

Президент мәгариф объектларын капиталь ремонтлауны да үз контролендә тота. Шимбә көнне булган киңәшмәдә ул мәктәпләрне тиз һәм сыйфатлы итеп ремонтлау кирәклеген искәртте. Уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара шул. Безнең районда Әккәрәй мәктәбен ремонтлау буенча зур проблемалар юк, әмма муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да әйтүенчә, байтак эш башкарылса да, бинаның идәннәрен яңартып җәю, сантехника урнаштыру, брусчатка җәю һәм башка эшләрне тизләтү мөһим, бу объектта төзүчеләр санын да арттыру кирәк.

Видеоконференция барышында торак йортларны капиталь ремонтлау хакында да сүз барды. Безнең районда ремонт озакка сузылмады, әмма КС-2 формасы актларын тапшыру ягыннан инде әллә ничә киңәшмәдә кызарырга мәҗбүр булабыз. Телдән әйтеп орышмасалар да, таблицаларда артта күренү оялдыра.

Тырышкач, максатчан эшләгәч, "Чиста су" программасы буенча республикада иң яхшылар рәтендә барабыз, быел да биш объектта үзгәртеп кору булачак.

Ветераннарның торак шартларын яхшырту, Интернет аша "халык контроле" бүлегенә кереп, кемгәдер мөрәҗәгать итү, "югарыда" утыручыларга тәкъдимеңне, соравыңны җиткерү - гражданнар белән бердәм электрон үзара бәйләнеш системасы, ведомствоара документ алмашу - электрон хезмәт күрсәтү темалары да игътибар үзәгендә, алар буенча да муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведом- стволар конкрет чаралар күрергә бурычлылар.

Киңәшмәдә агропромышленность комплексына кагылышлы төп мәсьәлә - урак барышы турында борчылып сөйләделәр. Быел, 2010нчы елдагы кебек үк булмаса да, явым-төшем азлыктан, корылык игеннәрнең үсешенә нык зыян салды. Ашлык җыемы республика ихтыяҗларын капларга гына җитәчәк, бөртекне читкә чыгармаска, үзебездә генә сатарга кирәк (аны яхшы бәягә алучылар җитәрлек).

Саламны да әрәм-шәрәм итәргә хакыбыз юк, чөнки азык запаслары чамалы. Әнә Саратов, Волгоград якларында, илнең көньяк, башка кайбер төбәкләрендә нык корылык аркасында, алар бүген үк печән, фураж эзли башлаганнар. Республикада игеннәр уңышын җыюны 20 августка төгәлләү бурычы куелды. Моның өчен комбайннарны җитештерүчәнрәк эшләтү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Күп балалы гаиләләргә җир участоклары