Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Подъездлар да матур булырга тиеш

Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылырга тиеш. -Бу йортларның һәммәсендә дә эшне башладык, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.- Әлегә, нигездә, монда электрчылар эшләде. Кайбер йорт подъездларында электр тимерчыбыклары, электр энергиясен...

Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылырга тиеш.

-Бу йортларның һәммәсендә дә эшне башладык, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.- Әлегә, нигездә, монда электрчылар эшләде. Кайбер йорт подъездларында электр тимерчыбыклары, электр энергиясен исәпләү узеллары яңартылды һәм яңа урыннарга күчерелде, электр санагычлар квартиралардан подъезд мәйданчыкларына чыгарылды.
Совет урамындагы 53нче йортта су һәм канализация челтәрләре торбалары һәм Техническая урамындагы 30нчы йортта су челтәрләре дә алмаштырылган. Көннәр җылыткач, бу йортларның подъездларында бизәү эшләрен да башламакчылар.
- Форсаттан файдаланып, райондашларыбыз алдында ремонт вакытында китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм сабыр булырга чакырабыз. Капиталь ремонт буенча сораулар булса 2 - 25 - 12 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин, - ди Мәсхүт Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квартира ремонт эшләре подъезд