Пенсионерлар да укый
Безнең районда

Пенсионерлар да укый

Чирмешәндә өлкәннәр өчен "Компьютер белеме нигезләре" программасы буенча укулар оештырыла. Пенсия яшендәге кешеләр атнага ике көн икешәр сәгать мәгълүмати - методик үзәктә шөгыльләнәчәк. 72 сәгатьлек программа буенча дәресләрне махсус белемле укытучы үткәрә. Курсларга 15 кешелек бер төркем тупланган, озакламый алар укуларын башлыйлар. Икенче төркемгә укучылар җыю дәвам итә. Курсларны тәмамлаучыларга...

Чирмешәндә өлкәннәр өчен "Компьютер белеме нигезләре" программасы буенча укулар оештырыла.


Пенсия яшендәге кешеләр атнага ике көн икешәр сәгать мәгълүмати - методик үзәктә шөгыльләнәчәк. 72 сәгатьлек программа буенча дәресләрне махсус белемле укытучы үткәрә.

Курсларга 15 кешелек бер төркем тупланган, озакламый алар укуларын башлыйлар. Икенче төркемгә укучылар җыю дәвам итә.

Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән пенсионерлар укуы

Нет комментариев