Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Паспорт алу – җитлегү билгесе

Ундүрт яшькә җиткән, 1999нчы елгы тагын алтмыш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды. Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга район үзәгендәге туган як тарихы музеенда тантаналы итеп тапшырдылар. Чарага районыбызның барлык авылларыннан диярлек балалары белән әти-әниләрнең дә күпчелеге килгән. Укучылардан бигрәк, паспорт алу вакыйгасын олылар дулкынланыбрак кичерде сыман: ул-кызлары үсеп җиткән икән бит......

Ундүрт яшькә җиткән, 1999нчы елгы тагын алтмыш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды. Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга район үзәгендәге туган як тарихы музеенда тантаналы итеп тапшырдылар.


Чарага районыбызның барлык авылларыннан диярлек балалары белән әти-әниләрнең дә күпчелеге килгән. Укучылардан бигрәк, паспорт алу вакыйгасын олылар дулкынланыбрак кичерде сыман: ул-кызлары үсеп җиткән икән бит...

- Бүген икенче балабыз - икенче кызыбыз Ләйсән документ ала. Гомер бик тиз уза,- ди Иске Кадидан Әсхәт Әхмәдуллин. - Аллага шөкер, балабыз тәүфыйклы булып шушы яшькә җитте. Әти-әнигә шуннан да зур шатлык бармы икән? Ә паспорт алу, чыннан да, зур вакыйга.

Россия миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты җитәкчесе Наилә Мәссарова әйтүенчә, ел башыннан паспортлар 14 яше тулган 130 якташыбызга тапшырылган. Бүген яңа паспорт ияләрен хакимият исеменнән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Россия паспорты иясе булды