Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нурлат аграр техникумы филиалында йомгаклау имтиханын WorldSkills стандартлары буенча тапшырачаклар

Нурлат аграр техникумы филиалы тарихында беренче тапкыр быел 21 яшь кешегә урта һөнәри белем турындагы дипломнар тапшырылачак. 9 класстан соң 4 ел авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеген үзләштергән егетләр дәүләт йомгаклау имтиханын WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион формада тапшырачаклар. Бу көнне техникумга имтихан кабул итәргә Спас, Чүпрәле, Сарман районнарыннан экспертлар киләчәк. Студентлар...

Нурлат аграр техникумы филиалы тарихында беренче тапкыр быел 21 яшь кешегә урта һөнәри белем турындагы дипломнар тапшырылачак.


9 класстан соң 4 ел авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеген үзләштергән егетләр дәүләт йомгаклау имтиханын WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион формада тапшырачаклар. Бу көнне техникумга имтихан кабул итәргә Спас, Чүпрәле, Сарман районнарыннан экспертлар киләчәк. Студентлар белгәннәрен практикада (техникага көндәлек техник күзәтү һәм техника белән идарә итү) күрсәтәчәк. Егетләр диплом белән бергә С категорияле машина йөртүче, тракторчы машинист таныклыклары да алып чыга, аларның слесарь һәм техник механик белгечлекләре дә була. Авыл хуҗалыгына, гомумән, илебезгә эшче һөнәре үзләштергән белемле яшьләр гел кирәк.

Июнь ахырында электрчы белгечлеге алган 20 егет тә дипломлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined