Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Музейда – авыл тарихы

Иске Котыш мәктәбендәге туган як тарихы музеена 90нчы елларда нигез салына, беренче экспонатлар туплана башлый. Бүген биредә 800дән артык экспонат бар. Алар үткәннәрне күзалларга ярдәм итә. Ремонттан соң музей бөтенләй яңа төс алган, ул өч өлешкә бүленгән. Беренче залда элекке замандагы авыл өе, авыл кешеләренең яшәеше күрсәтелә. Бер стенада мәктәп,...

Иске Котыш мәктәбендәге туган як тарихы музеена 90нчы елларда нигез салына, беренче экспонатлар туплана башлый. Бүген биредә 800дән артык экспонат бар. Алар үткәннәрне күзалларга ярдәм итә.


Ремонттан соң музей бөтенләй яңа төс алган, ул өч өлешкә бүленгән. Беренче залда элекке замандагы авыл өе, авыл кешеләренең яшәеше күрсәтелә. Бер стенада мәктәп, колхоз тормышына кагалашлы материаллар, ә икенчесендә Бөек Ватан сугышы тарихын чагылдырган истәлекләр урын алган.

-Тематика буенча - тарих, ә башлангыч классларның әйләнә-тирә мохит дәресләре дә еш кына биредә уза, - ди музей җитәкчесе Василий Никоноров. - Музейда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемлеге дә урын алачак.

Иске Котыш авыл җирлегеннән сугышка 700дән артык кеше китә, араларында 7 хатын-кыз да була, 430сы яу кырында ятып кала. Бүген авылда сугышта катнашкан бер ветеран - Прокопьий Ашаткин гына исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined музей экспонаты Василий Никоноров