Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатовның Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Якынлашып килүче 2024 ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Яңа ел –  могҗизаларга, күңелле вакыйгаларга, яхшы үзгәрешләргә өмет бәйрәме. Безнең барыбызның да көйле хезмәте нәтиҗәсе. Могҗизалар һәр көнне безнең күз алдыбызда була. Районыбызны үстерү һәм уртак уңышларыбыз өчен көч куючы һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Райондашларыбыз исеменнән “Татнефть” җәмгыятенә, шәхсән Наил Мәгановка бик зур рәхмәт. үзәк чыршы һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәү, Кыш бабай резеденциясе – болар барысы да “Татнефть”нең финанс ярдәмендә булдырылды.

Илкүләм һәм республика программалары өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтләремне белдерәм, әлеге программалар 2024 елда да дәвам иттерелер дип өметләнәм.

Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Киләсе 2024 ел сезнең матур киләчәккә өмет-хыялларыгызның чынга ашырсын. Барыгыз да сәламәт, бәхетле булыгыз, уңышлар сезгә. Һәрбер йортка тынычлык, татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен.

Бәхетле яңа еллар сезгә, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев