Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мөрәҗәгатьләр булмау Чирмешән районында коррупция очраклары юк дигән сүз түгел әле ул

Шушы көннәрдә Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәьәләләре буенча фәнни - гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Бу чарада илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты һәм видеоконференция режимынды оештырылган киңәшмәне районнар да күзәтә алды. -Татарстан үзен коррупциягә каршы көрәш территориясе дип исәпли. Махсус программалар кысаларында республикада бу бурычны хәл...

Шушы көннәрдә Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәьәләләре буенча фәнни - гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Бу чарада илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты һәм видеоконференция режимынды оештырылган киңәшмәне районнар да күзәтә алды.

-Татарстан үзен коррупциягә каршы көрәш территориясе дип исәпли. Махсус программалар кысаларында республикада бу бурычны хәл итүгә багышланган чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, - диде үз чыгышында конференция эшендә катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында коррупцияне булдырмауга, кисәтүгә аерым игътибар бирелә.
Районның коррупциягә каршы комиссия утырышында да район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әлеге проблемага игътибарны арттырырга, коррупциягә җитди каршылыклар куярга өндәде.
- Район хакимияте, район үзәк больницасы һәм күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел "ышаныч тартмалары" эленеп тора. Аларны даими ачып, тикшереп торсак та, монда ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр булганы юк. "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Теләге булган һәркем анда кереп, ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала. Кызаныч, бу хезмәттән дә файдаланучылар юк диярлек. Коррупциягә бәйле сорау­лар белән миңа 2-58-37 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, - ди муниципаль район башлыгының коррупция­гә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәтчеләр ышаныч тартмасы Коррупциягә – юк!