Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә гошер сәдакасы җыйдылар

Әлеге изге эшкә авылдагы байтак кеше үз өлешен керткән. -Алла кабул кылсын, күпчелек халык, кем күпме булдыра алды, гошер сәдакасы бирде - яңа уңыштан бәрәңге, суган, кишер, кабак та җыйдык, - ди Әмир мәчете имамы Люцир Зыятдинов. Көзге нигъмәтләрне кечкенә машина белән Люцир хәзрәт үзе җыеп йөрде. Аңа, елдагыча, Рәмил...

Әлеге изге эшкә авылдагы байтак кеше үз өлешен керткән.

-Алла кабул кылсын, күпчелек халык, кем күпме булдыра алды, гошер сәдакасы бирде - яңа уңыштан бәрәңге, суган, кишер, кабак та җыйдык, - ди Әмир мәчете имамы Люцир Зыятдинов.

Көзге нигъмәтләрне кечкенә машина белән Люцир хәзрәт үзе җыеп йөрде. Аңа, елдагыча, Рәмил Фәрхетдинов нык булыша.

Авылда җыелучы гошер сәдакасын, инде 15 ел бардыр, Казандагы "Ярдәм" мәчетенә илтәләр икән. Әлеге мәчеттә сукырлар өчен уку-тернәкләндерү үзәге бар, ярдәмгә мохтаҗлар.

-Быел бездә бәрәңге бик уңмады, ә менә кишер, кабак, суган байтак, - ди Алмаз абый Мәслахов. -Гошер сәдакасын теләп, чын күңелемннән бирдем. Башкалар да бу фикерне куәтләде.

Якындагы көннәрдә әмирлеләр җыйган көзге нигъмәтләрне Казанга озатачаклар. Зуррак машина белән. Транспорт, юл чыгымнарын да мәчет каплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Рәмил Фәрхетдинов Люцир Зыятдинов гошер сәдакасы җыйдылар