Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә электр көтүче “яллаганнар”

Бу авылда яшәүче Бадаевлар хуҗалыгында биш баш савым сыеры исәпләнә. Хуҗалар быел малларны саф һавада йөртү проблемасын үзләренчә чишкәннәр - пай җирләренең бер өлешен , бер гектарга якын мәйданны, "электр көтүче" өчен тотып алганнар. -Быел Лашман авылында шәхси хуҗалыклар сыерларын "электр көтүче" ярдәмендә көтүләре турында район газетасында да язганнар иде,...

Бу авылда яшәүче Бадаевлар хуҗалыгында биш баш савым сыеры исәпләнә. Хуҗалар быел малларны саф һавада йөртү проблемасын үзләренчә чишкәннәр - пай җирләренең бер өлешен , бер гектарга якын мәйданны, "электр көтүче" өчен тотып алганнар.


-Быел Лашман авылында шәхси хуҗалыклар сыерларын "электр көтүче" ярдәмендә көтүләре турында район газетасында да язганнар иде, - ди йорт хуҗасы. - Мин дә бу ысулдан файдаланырга уйладым. Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховка мөрәҗәгать иткәч, ул безгә җиһазлар кайтартырга, урнаштырырга ярдәм итте. Рәхмәт аңа. Минемчә, бик куллай җиһаз. Сыерлар да тиз аңа өйрәнде, тимерчыбыкларын бер дә өзмәделәр, аларга якын да килмиләр. "Кардабызда" ышыклану урыны да ясап куйдык.

Бадаевларның биш сыерларының икесе буаз, өчесе көн саен уртача утызар килограмм сөт бирәләр.

-Хәзер сыерлар яшел азык белән дә туя , - ди Фәрит Бадаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined