Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләләре белән тавыш бирделәр

Якшәмбе көнне Җиһаншиннар бөтенесе бергә җыелышып, дус, тату, зур гаилә булып, оныклары белән бергә, Әмир сайлау участогына юл тоттылар. Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар өч бала үстергәннәр, бүген инде аларның үз гаиләләре бар, үзләре балалар үстерә. -Безнең өчен бу бер бәйрәм инде, -ди гаилә башлыгы Илдус абый. - Катнашырга кирәк, чөнки...

Якшәмбе көнне Җиһаншиннар бөтенесе бергә җыелышып, дус, тату, зур гаилә булып, оныклары белән бергә, Әмир сайлау участогына юл тоттылар.


Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар өч бала үстергәннәр, бүген инде аларның үз гаиләләре бар, үзләре балалар үстерә.

-Безнең өчен бу бер бәйрәм инде, -ди гаилә башлыгы Илдус абый. - Катнашырга кирәк, чөнки илебезнең Президентын сайлыйбыз, димәк киләчәгебезне сайлыйбыз.

Әти-әнисе белән бер йортта яшәүче төпчек уллары Илсур, эшкә китәргә булгач, бераз иртәрәк барып тавыш биргән.

-Бу авылда сайлауларда беренче тапкыр гына катнашам, - ди Илсурның Балык Бистәсе районыннан бу авылга килен булып төшкән хатыны Алия.

Җиһаншиннарның олы кызлары Илсөяр ире Илмир белән Чирмешәндә яшәсәләр дә, Илсөяр авылда теркәлгән, ул да Әмир сайлау участогында тавыш бирде.

Икенче кызлары Гөлгенәнең ире Рамил Лениногорск районыннан, алар Әмир авылында төпләнеп калганнар, әти - әниләре янәшәсендә генә яшиләр.

-Тормышларыбыз, Аллага шөкер, - ди Нурсинә апа. - Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк. Сайланган ил башлыгы халык өчен тырышып эшләсен, сугышлар булмасын, тыныч яшик.

Сүз уңаеннан, Әмир сайлау участогы буенча 250 сайлаучы исәпләнә. Иртәнге сәгать 9га 50дән күбрәк кеше үз гражданлык бурычын үтәгәннәр дә.

Булат Әгъләмов быел беренче тапкыр сайлауларда катнаша, аңа бүләк тә әзерләп куйганнар. Иң беренче булып участокта Әкълимә апа Мисбахова тавыш биргән.

12 кешене өйләренә барып сайлатачаклар, шулар арасында авылның иң олы кешеләре - Хафаза апа Мортазина һәм Ибраһим абый Ибәтовларга да керәчәкләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined