Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Минем беренче командировкам

Редакция заданиесе буенча Ивашкинога һәм Әккәрәйгә барган бер көн әле бүген дә исемдә. Аңа инде кырык еллап вакыт үтсә дә, бар да кичә генә булган кебек. "Ленин юлында"ның ул чактагы редакторы Касыйм Нигъмәтуллин миңа конкрет эш йөкләде: Фрунзе исемендәге колхозга барып партгруппорг исеменнән чыгыш әзерләргә. Әлеге язма тиз кирәк, урак...

Редакция заданиесе буенча Ивашкинога һәм Әккәрәйгә барган бер көн әле бүген дә исемдә. Аңа инде кырык еллап вакыт үтсә дә, бар да кичә генә булган кебек.

"Ленин юлында"ның ул чактагы редакторы Касыйм Нигъмәтуллин миңа конкрет эш йөкләде: Фрунзе исемендәге колхозга барып партгруппорг исеменнән чыгыш әзерләргә. Әлеге язма тиз кирәк, урак өсте бит. Колхоз үзәге Ивашкинога иртүк юлга кузгалдым. Редакциянең машинасы юк, җәяү, мотоциклга утырып та барырга туры килде. Фрунзе исемендәге хуҗалыкның партоешма секретаре аша партгруппоргның Владимир Иляшин булуын белдем. Ул Әккәрәй янындагы бодай участогында эшли икән. Анда киттем. Шактый араны җәяү бардым. Тик Иляшкин белән сөйләшеп булмады, комбайнының двигателе бозылып, аны Бөгелмәгә ремонтка алып киткән, диделәр. Бу көнне янә Ивашкинога кайттым, кичке якта, инде икенче тапкыр, партгруппорг янына юнәлдем. Ә ул кайтып җитмәде. Нишлисең, задание тиз үтәлмәде, колхозның үзәк усадьбасында бер йортта төн кундым. Анда мине партоешма секретаре урнаштырды, бик сүзчән, уңган чуваш әбигә складтан азык-төлек тә китертте. Икенче көнне янә таң беленер - беленмәс үк, инде кыр юлы буйлап Әккәрәйгә ашыктым. Владимир Иляшкин төштән соң гына кайтып җитте. Күрештек, сөйләштек. Мәктәптән соң гына редакциягә эшкә килгән, бернинди тәҗрибәсез корреспондентның сораулары да нинди генә булгандыр, истә түгел. Тагын бер көн "иҗади эзләнүләр" аша тиз үтте. Җәяүләп, әллә ничә авыл аша, туган авылга кайтып җиткәндә караңгы төшеп килә иде. Мин Чирмешәнгә, редакциягә өченче көн иртәсендә генә әйләнеп кайттым. Планерка башланган, шунда, редактор кабинетына кергәч, Касыйм абый бераз "шелтә" белдерде:
-Сине инде ничә көн көтәбез, нәрсә булды?-диде.
Дөресен әйтмәдем:
-Килә алмадым, чирләдем, эч авыртты,- дип акландым.
Ә Владимир Иляшкин исеменнән язма-чыгыш чираттагы санда басылды. Кыска гына күләмдә. Әмма аны язу өчен мин ике көн көч түктем. Аның каравы беренче командировкада беренче заданиемне төгәл үтәдем. Шуннан соң кырык ел эчендә башка бик күп материаллар да язылды, районда мин аяк басмаган авыл калмады. Владимир Иляшкинны башка очратмадым бугай. Көнендә генә барып, тагын бер күрәсе килә үзен.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленин юлында командировка