Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әлмәт кешесе Чирмешәнгә әйберләр урларга килгән

01 Март аеның икенче атнасы янгын куркынычсызлыгы ягыннан тыныч үткән. Хәбәрне 135нче янгын частеннан җиткерделәр. 02 7 марттан 14 мартка кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлекчәсенә 25 гариза һәм хәбәр кергән. Бер атна эчендә район территориясендә өч юл-транспорт вакыйгасы булган (Югары Чегодай янында машина юл кырыена төшкән, Чирмешәннең Техническая урамында...

01 Март аеның икенче атнасы янгын куркынычсызлыгы ягыннан тыныч үткән. Хәбәрне 135нче янгын частеннан җиткерделәр.

02 7 марттан 14 мартка кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлекчәсенә 25 гариза һәм хәбәр кергән.
Бер атна эчендә район территориясендә өч юл-транспорт вакыйгасы булган (Югары Чегодай янында машина юл кырыена төшкән, Чирмешәннең Техническая урамында һәм Кара Чишмәдә машиналар бәрелешкән). Кешеләргә зыян килмәгән.
Казанка авылында билгесез кешеләр бер өйдән көнкүреш техникасы урлаганнар.
Түбән Кәминкә янындагы будкадан Әлмәт кешесе эретеп ябыштыру агрегаты, кабель һәм ике маска алып чыккан, матди зыян 25 мең сум.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 143, участок инспекторлары 4 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Ашыгыч медицина ярдәме үткән ял көннәрендә 45 тапкыр юлга чыккан.
Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, ОРВИ белән 10 кеше (күбрәк балалар) чирләгән, 5 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Чирмешәндә бер ир-атны эт тешләгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 35 заявка үтәгәннәр. Өлкән мастер Илгизәр Минханов әйтүенчә, март аена газ өчен санагычтагы күрсәткечләр буенча түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария Янгыннар Әлмәт кешесе

2
X