Лицензиясе булмаган килеш металл ватыклары кабул итү белән шөгыльләнүче Туймәт кешесе административ җаваплылыкка тартыла
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 25 июньнән 2 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 18 административ беркетмә төзегәннәр. Лицензиясе булмаган...
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.
02 25 июньнән 2 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32 хәбәр кергән.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 18 административ беркетмә төзегәннәр.
Лицензиясе булмаган килеш кара һәм төсле металл ватыклары кабул итү белән шөгыльләнүче 1993 елгы Туймәт кешесе административ җаваплылыкка тартыла.
1985 һәм 1951 елгы ике Чирмешән кешесе "Пятерочка" кибетеннән 349 сумлык бер шешә аракы урлаган.
"Мәк", "Курорт" һәм "Яшүсмер" оператив-профилактик чаралар дәвам итә.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, ял көннәрендә 12 кеше ОРВИ белән чирләгән, күбесендә эчәклек синдромы. Һәр көнне диярлек 2-3 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Чакыртуларның күпчелеге хроник чирлеләр янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 40 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев