Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лениногорск районы кешесе Чирмешәнгә килеп кеше таларга керешкән

01 14 август иртәсендә Ибрай Каргали авылында мунча янган - 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе - мичнең артык кызып китүе. 10 августта Ульяновка янгын депосы эшчеләре Яңа Котыш янында янучы тракторны сүндерергә барганнар. 02 6 августтан 13нә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 47 хәбәр кергән, шул...

01 14 август иртәсендә Ибрай Каргали авылында мунча янган - 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе - мичнең артык кызып китүе. 10 августта Ульяновка янгын депосы эшчеләре Яңа Котыш янында янучы тракторны сүндерергә барганнар.

02 6 августтан 13нә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 47 хәбәр кергән, шул чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Бер атнада район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 86 кеше ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Югары Кармалкада төзелүче мәдәният йортыннан 240 данә силикат кирпече урлаган шушы авыл кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.

Лениногорск районының 1997 елгы кешесе район үзәк больницасы территориясендә Сәләй авылында яшәүче ир-атны куркытып, кәрәзле телефонын, сабвуфер, ә аннан соң ВАЗ-2110 машинасын алган. Машина хәзерге вакытта полиция бүлекчәсе стоянкасына куелган.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 24 чакырту һәм 16 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, күбрәк хроник чирлеләргә ярдәм итәргә туры килгән. Ике кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, югары температуралы өлкәннәр һәм балалар күп мөрәҗәгать иткәннәр.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined