Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда колбаса да ясалачак

Лашманда төзелүче мал чалу цехы бинасының эчке ягында эш бетте дисәң дә була. Хәзер биредә җиһазлар урнаштырасы калган. Кагыйдәләр буенча, ите сатуга китә торган терлек хәзер махсус урыннарда чалынырга тиеш. Шуның белән бәйле, Лашманда сугым цехы төзелә башлаган иде. -Күптән түгел бинаның идәненә плитәләр җәюне төгәлләдек. Сугым цехы ягына дүрт...

Лашманда төзелүче мал чалу цехы бинасының эчке ягында эш бетте дисәң дә була. Хәзер биредә җиһазлар урнаштырасы калган.


Кагыйдәләр буенча, ите сатуга китә торган терлек хәзер махсус урыннарда чалынырга тиеш. Шуның белән бәйле, Лашманда сугым цехы төзелә башлаган иде.

-Күптән түгел бинаның идәненә плитәләр җәюне төгәлләдек. Сугым цехы ягына дүрт суыткыч урнаштырылды. Эшне башларга бу җитеп тора, киләчәктә "убойный"га һәм эшкәртү цехына тагын шундый алты суыту җиһазы кирәгәчәк. Сугым цехына җиһазларга заказ бирдек, Мәскәүдән кайтканын көтәбез, - ди әлеге эшләрне алып баручы, "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов.

Рәис әйтүенчә, ит эшкәртү, колбаса эшләнмәләре ясау цехы өчен җиһазлар таләп ителә. Аларына әлегә акча юк. Ярый әле, кайбер эшләрне башкарырга районыбыз территориясендә эшләүче "Шешмаойл", "Гриц" нефть компанияләре бераз булышкан.

Бүген биредә бинаның тышкы ягын да төзекләндерәләр. Монда мал ябарга кардалар ясыйсы, канализация эшләрен төгәллисе бар, су тартырга кирәк, яхшы юлсыз да булмый.

Сугым цехы 18гә 36 метр зурлыкта. Анда көненә 15 баш мал чалырга мөмкин. Эшкәртү цехында киләчәктә сменасына 1 тонна тирәсе колбаса эшләнмәләре ясап чыгармакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined