Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда энесе абыйсын кыйнаган

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек. 02 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 38 гариза һәм хәбәр кергән. Кирпеч заводы территориясеннән тимер капка урлаган Чирмешән кешесе җавапка тартыла. Яңа Элмәледә яшәүче берәү күршесенең өенә кереп, компьютерның...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек.

02 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 38 гариза һәм хәбәр кергән.
Кирпеч заводы территориясеннән тимер капка урлаган Чирмешән кешесе җавапка тартыла.
Яңа Элмәледә яшәүче берәү күршесенең өенә кереп, компьютерның каты дискын алып чыккан.
Лашманнан 1966 елгы ир-ат абыйсына кул күтәргән, ул больницага китерелгән.
Район үзәк больницасына ялган аракы белән агуланган Иске Үтәмеш хатыны мөрәҗәгать иткән. Ахырдан беленүенчә, аның 24 атналык авыры булган.
Алкоголь продукциясен законсыз төстә саткан өчен Бәркәтә һәм Ульяновка кешесенә җавап тотарга туры киләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 91, участок инспекторлары 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә 20 чакырту һәм 7-8 мөрәҗәгать итү теркәлгән.
-Чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына, - ди фельдшерРимма Андреева. - Шимбә-якшәмбе көннәрендә 5 кеше ОРВИ белән чирләү, берничә кеше көнкүрештә җәрәхәт алу сәбәпле мөрәҗәгать иткән.
04Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 44 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман полиция ЮХИДИ