Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман буасы янында Әмир кешесенең гомере өзелгән

Лашман буасы янында балык тотарга барган Әмир кешесе үзенең Т-25 тракторы белән әйләнеп капланган, шунда ук аның гомере өзелгән. 01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барган. 02 24 августтан 31 августка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 49 гариза һәм...

Лашман буасы янында балык тотарга барган Әмир кешесе үзенең Т-25 тракторы белән әйләнеп капланган, шунда ук аның гомере өзелгән.

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барган.
02 24 августтан 31 августка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 49 гариза һәм хәбәр кергән.
Үткән атнада өч автомашина салоныннан әйберләр урлаганнар (икесе - Түбән Кәминкәдә, берсе - Чирмешәндә).
Нефтьчеләрнең Саминовка авылы янындагы объектыннан билгесез кешеләр өч редуктор урлаганнар. Тикшерү бара.
Шешминкада һәм Иске Кадида кешегә кул күтәрү очраклары, Чирмешәндә законсыз төстә алкоголь продукциясе сату, Кара Чишмәдә үз-үзенә кул салырга омтылу фактлары теркәлгән.
Лашман буасы янында Әмир кешесе үзенең Т-25 тракторы белән әйләнеп капланган, шунда ук аның гомере өзелгән.
Районда дүрт авария булган, кешеләргә зыян килмәгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 112, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр төрле тәртипсезлекләр өчен 15 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә 25-26 чакырту һәм 8-10 мөрәҗәгать итү теркәлгән.
Фельдшер Антонина Французова әйтүенчә, чакыртуларның барысы да диярлек йөрәк-кан тамырлары сау булмаган кешеләрдән кергән.
04 24 августтан 31 августка кадәр вакыт эчендә газ хезмәте слесарьлары газ плитәләрен һәм казаннарын ремонтлау буенча 25 заявка үтәгәннәр. Хәбәрне газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский җиткерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария лашман Әмир авылы полиция