Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ландыш”та балаларны чуваш мәдәнияты белән таныштыралар

Район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында чуваш балалары өчен түгәрәк ачканнар.

-Безнең төп максат - сабыйларда туган телгә мәхәббәт уяту, милли мәдәният белән таныштыру, - ди түгәрәкнең җитәкчесе Татьяна Султанова. – Минемчә, бу эшне нәкъ балалар бакчасында башларга кирәк тә. Соңгы елларда милли хисләр тәрбияләү проблемасы кискен тора. Милләтләрнең гасырлар буе сакланып килгән йолалары, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча  зур игътибар бирелергә тиеш.

Түгәрәккә чуваш милләтендәге 13 бала йөри. Тәрбияче аларны чуваш халкының уеннары, йолалары, милли костюмнары белән таныштыра.

Нәкъ шундый түгәрәк “Ромашка” балалар бакчасында да ачылган. Биредә Татьяна Валиева сабыйларны чуваш миләттенең үзенчәлекләре белән таныштыра.

фото: Диана Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев