“Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләп чыккан ун ветеранга “Безнең Чирмешән” бүләк рәвешендә килә.
Олы буын газеталар укырга ярата, районда булган хәбәрләрне исә күбебез “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) битләреннән белеп тора. Безнең Лашман авылында 2026 елның икенче яртыеллыгында кайбер әби-бабайлар район яңалыкларын бүләк газетадан укый.
Казанда гомер итүче якташыбыз, үзе дә Лашманда яшәп алган Чирмешән егете Фәнил Мохтар улы Закиров заманында әтисе Мохтар Вагыйз улы җитәкләгән “Сельхозтехника” берләшмәсенең ун ветеранын район газетасына яздырган иде. Шундый шәп бүләк өчен Фәнилгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, хезмәтендә уңышлар телибез. Әтисе Мохтар Вагыйз улының урыны оҗмахта булсын. Аның белән бик матур итеп, хезмәтебездә район өчен зур казанышларга ирешеп эшләгән идек.
Минегөл Нургатина,
Лашман авылы.
Нет комментариев