Бәркәтәдәге “ӘЙДӘ” балалар үзәген ачуга Илсөя Бәдретдинова да килгән
Безнең районда

Бәркәтәдәге “ӘЙДӘ” балалар үзәген ачуга Илсөя Бәдретдинова да килгән

Бәркәтә авылы мәдәният йортында урнашкан “ӘЙДӘ” балалар мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасында җырчы Илсөя Бәдретдинова да катнашты.

Авыл балаларына сәләтләрен үстерү өчен заманча мәйданчык “Гаилә” милли проекты кысаларында тормышка ашырылды. Бу - балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә зур бүләк.

Үзәкне ачу чарасы барышында район башлыгы Рамил Айбатов биредә балалар өчен нинди мөмкинлекләр булуы белән кызыксынды.

Үзәкне ачу чарасында район башлыгы Рамил Айбатов катнашты Фото: Кадрия Гамирова

-Безнең балалар үзәге – балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади һәм интеллектуаль үсеше өчен мәдәни-мәгърифәт программаларын гамәлгә ашыра торган заманча, универсаль һәм уңайлы киңлек. Бу балалар өчен зур идеяләр уята торган һәм талантлар тәрбияли торган территория булыр дип ышанам, - диде Рамил Тәлгать улы.

Ел ахырына кадәр Россия Федерациясенең 75 субъектында 300 шундый үзәк үз ишекләрен ачачак, шуларның сигезесе безнең республикада.

Мондый үзәкләрнең бишесе – клубларда Фото: Кадрия Гамирова

-Мондый үзәкләрнең бишесе – клубларда, икесе – китапханәдә һәм берсе музейда урнашкан. Үткән атнада Сарман районында шундый үзәк ачтык, сездә икенчесе, - диде Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурсы үзәге учреждениесенең проект бүлеге җитәкчесе  Гүзәл Фаезова. – Сезнең балалар белән эшләүдә тәҗрибәгез зур, инде дүрт ел биредә “ӘЙДӘ” балалар лагере эшләде. Сездә шартлар да, мөмкинлекләр дә бар.

Бәркәтә авылы мәдәният йортының масштаблы сайлап алуын үтеп, шундый матур киңлек булдыруга субсидия алган җиңүчеләр арасына керүе - горурлык.

-Моңа Россия Федерациясеннән – 3 миллион 800 мең сум, республикабыздан 1 миллион 400 мең сум субсидия алдык, районыбызның да ярдәме зур булды, - диде проект авторы һәм “ӘЙДӘ” балалар мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Альмир Жораев. – Проектның максаты - балаларга үткәннәрне, хәзергене һәм киләчәкне күрсәтү һәм аларны тоташтыру. Үзәктә - өч бүлмә, биредә һәр бала үзенең күңеленә ошаган шөгыль табып, буш вакытын файдалы итеп уздыра алачак. Балаларга тегү, чигү буенча мастер-класслар, төрле интерактивлар, дәресләр уздыру планлаштырыла.


Нет комментариев