Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка тае Әмирдә ат булган

Кытай календаре буенча, Ат елына, Зәңгәр агач ат елына керәбез. Әлеге символга бәйләп, яңа елда фәлән булачак, төгән булачак дип фаразлыйлар. Ярар, анысы астрологлар эше. Ә менә гасырлар буе хуҗасына тугры хезмәт итеп, авыл җирендә яшәүче үзебезнең атның хәлләре ничегрәк? Әмир авылыннан, Инсаф Мисбахов әлеге малкайларның холык-фигыльләре хакында бик озак...

Кытай календаре буенча, Ат елына, Зәңгәр агач ат елына керәбез. Әлеге символга бәйләп, яңа елда фәлән булачак, төгән булачак дип фаразлыйлар. Ярар, анысы астрологлар эше.


Ә менә гасырлар буе хуҗасына тугры хезмәт итеп, авыл җирендә яшәүче үзебезнең атның хәлләре ничегрәк? Әмир авылыннан, Инсаф Мисбахов әлеге малкайларның холык-фигыльләре хакында бик озак сөйли ала.

-Беренче классны бетергәч, җәй көне, малайлар белән колхозда полевой (авылча "полявай") булып йөрдек.. Безнең бурыч - малларны кырларга чыгармау, чыкканнарын авылга куып кертү, - ди Инсаф. -Полевойларга ул вакытта транспорт-ат бирелә. Дөрес, син аны башта атландырып йөрергә өйрәтергә тиешсең. Моның өчен әүвәл Габделәхәт абзый Харисов белән (мәрхүм атлар караучы иде) үзеңә ошаган иң матур тайны сайлап аласың. Аннан аны бәйләп, әйләнә-тирәли чаптырасың. Ул бераз арыгач атланып карыйсың - тай бер-ике тапкыр сине "ыргыта", аннан хуҗасына акрынлап ияләнә башлый. Соңрак, инде бераз дуслашкач, атларны су буена коенырга алып төшә идек...

Инсаф Мисбахов хәзер өч еллап үз абзарында ат асрый. Эш эшләтергә түгел, болай, "күңел өчен". Лагерка авылыннан кайткан "Малыш" әүвәл бик кыргый булса, яңа хуҗада бер хуҗада кыш чыккач, кулга ияләшкән.

-Ат - тугры хайван. Солыны бик ярата инде. Шикәргә битараф түгел. Каян да булса йөреп кайтсак, рәхмәт әйтеп, мин аңа бер-ике кисәк ипи бирәм. Үзе янына озаграк чыкмыйча торсаң, акыллы хайван абзарның ишеген җиңелчә шакылдатып тора.

"Ат җене кагылган" ир-ат малкае хакында бик тәмләп сөйли. Аның чиста хайван булуын, ятып торырга яратмавын, аяклары сау-сәламәт булса атның басып ял итүен, басып йоклавын да...

-Мин үзем айлыкка эшкә киткәч, атны хатыным Фәния карап тора. Үзем кайткач, ашап-эчүгә беренче эш итеп "Малыш" янына чыгам. Аңа атланып, җигеп, урамнарны, кырларны йөреп кайтам. Өйдәге эшләргә тотынганчы, ул мине шулай ял иттерә. Әйтәм бит, ат асрау миңа мәшәкать түгел - рәхәт кенә. Киләсе ел ат елы, диләр. Ат булгач, Алла теләсә, ул начар булмас әле. Яңа елда кешеләр әлеге хайван кебек бер-берсенә тугры, сабыр, акыллы булсыннар иде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ат асрау