Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка фермасында нинди боз катырганнар?

Яңа, 2017 елның январен ваклыйбыз. Гомер тиз уза, инде бу ай да бик тиздән тарихта калыр. Киләчәк буын төбәгебезнең үткән кайбер вакыйгаларын, безнең кебек, район газетасы битләреннән дә күзаллар әле. "Ленин юлында"," Безнең Чирмешән" төрле елларда бу айда менә ниләр язган. Комсомолка Анастасия Сулагаева Фрунзе исемендәге колхозда (Әккәрәй авылы -...

Яңа, 2017 елның январен ваклыйбыз. Гомер тиз уза, инде бу ай да бик тиздән тарихта калыр. Киләчәк буын төбәгебезнең үткән кайбер вакыйгаларын, безнең кебек, район газетасы битләреннән дә күзаллар әле. "Ленин юлында"," Безнең Чирмешән" төрле елларда бу айда менә ниләр язган.

Комсомолка Анастасия Сулагаева Фрунзе исемендәге колхозда (Әккәрәй авылы - ред.) савымчы булып эшли. Бөек Октябрьнең 60 еллыгы хөрмәтенә КПСС Үзәк Комитетына Ленин комсомолы Рапортына кул кую хокукы өчен җәелдерелгән ярышка кушылып, ул сөт җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешә.
8 январь, 1977 ел.
XII партсъезд исемендәге колхоз (Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино авыллары - ред.) сыер савучысы Шәяхмәтова Рәхимә Кашаф кызы һәр сыердан 3283 килограмм сөт савып, беренче урын яулады. Аңа "1976 елның районның алдынгы савымчысы" дигән җиңүче лентасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
19 январь, 1977 ел.
Лашман урта мәктәбенең чыгарылыш классын ("1970ләр"-ред.) туган колхозларында төпләндереп калдырыр өчен әзерлек эшләре алып барабыз. Беренче январьда - Лашманда, ә икенче январьда Әмир авылында чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре белән очрашулар узды.
16 январь, 1987ел.
"Новый путь" колхозында (Лагерка авылы - ред.) җәйге чорда сөтне суыту максатында боз әзерләү башланды. Фермадан ерак түгел мәйданчыкта су кудыру станциясендә эшләүче И.Петряков бозны туңдырып тора. Әлегә 50 куб.метр күләмендә боз әзерләнде. Ә барлыгы план буенча 500 куб.метр боз әзерләп кую бурычы куелган.
21 январь, 1987 ел.
Күптән түгел Чирмешән район үзәк больницасында буфет ачылды. Яңа буфетта көндәлек азык-төлек товарлары, сөт продуктлары гел булып тора.
23 январь, 1987 ел.
Инде ничә көн буе түбәләрдән тамчы тама, яңгыр да ява. Декабрь "чире" январьга да күчте бугай. Кыш бабай, Кар кызлары озак басып тора алмадылар, җылыткач, эреп "егылдылар".
6 январь, 2007 ел.
Авыл кешесе ел буе азапланганының да рәхәтен күрә алмый: түбәләрдән тамчы тама. Итләр бозыла, аны куяр урын, сатып алучы да юк. Алдагы кышта мал суяр алдыннан туңдыргыч кайгыртырга онытмыйк...
17 январь, 2007 ел.
2007 елның 1 январена районда 21 мең 50 кеше теркәлгән, прописка үткән. Шуларның 500ләбе читтә тора (армиядә, укый һ.б.). "Башкалада", Чирмешәндә былтыр 5673 кеше яшәсә, быел бу сан 5714кә җиткән.
31 январь, 2007 ел.
Материалны Марат ГОМӘРОВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка Ленин юлында