Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмәдә берәү лом ярдәмендә мөнәсәбәтләр ачыклаган

Июнь ахырында билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең өеннән 100 мең сум акча алганнар. Тикшерү бара. 01 5 июль көнне сәгать кичке дүртләр тирәсендә Югары Кәминкә авылындагы бер йортта сарай янган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут яшен сугу сәбәпле килеп чыккан. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 июньнән 6 июльгә...

Июнь ахырында билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең өеннән 100 мең сум акча алганнар. Тикшерү бара.

01 5 июль көнне сәгать кичке дүртләр тирәсендә Югары Кәминкә авылындагы бер йортта сарай янган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут яшен сугу сәбәпле килеп чыккан.
02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 июньнән 6 июльгә кадәр вакыт аралыгында 41 гариза һәм хәбәр кергән.
Яшәүчедә бер ир-ат Елховойның ике кешесен пычак белән яралаган өчен җаваплылыкка тартыла. Ә Кызыл Чишмәдә берәү авылдашына берничә тапкыр лом белән суккан.
Чирмешәнле С. аек булмаган хәлдә иномаркасында идарә итә алмаган, Бакча урамында юл кырыена төшеп, бер өйнең коймасын ваткан.
Алкоголь продукциясен законсыз төстә саткан өчен Кызыл Чишмәдән берәүгә җавап тотарга туры киләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада 76, участок инспекторлары 16 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 17-20 чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, күп очракта югары кан басымы борчыган кешеләргә ярдәм иткәннәр. Тәүлек саен 3-4 кеше ОРВИ белән мөрәҗәгать итә, көнкүрештә имгәнү алучылар да бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 15 заявка үтәгәннәр.
Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә полиция Кызыл Чишмә