Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыклы да, гыйбрәтле дә

Күптән түгел туган як тарихы музеендагы "Район газетасына - 80 ел" дип исемләнгән күргәзмәне карап чыктым. Биредә куелган экспонатларның һәркайсы зур игътибарга лаек булса да, барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Минем фикеремчә, районыбыз тарихын яктыртучы күпьеллык газета төпләнмәләре аеруча зур кыйммәткә ия. Минем алда - "Ленин юлында" -...

Күптән түгел туган як тарихы музеендагы "Район газетасына - 80 ел" дип исемләнгән күргәзмәне карап чыктым. Биредә куелган экспонатларның һәркайсы зур игътибарга лаек булса да, барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Минем фикеремчә, районыбыз тарихын яктыртучы күпьеллык газета төпләнмәләре аеруча зур кыйммәткә ия.


Минем алда - "Ленин юлында" - "По ленинскому пути" газетасының 60нчы еллар төпләнмәләре. Ул елларда районда 40 меңнән артык кеше яшәгән. Газета, нигездә, колхоз - совхозлар тормышын яктырткан. Ул елларда район звенолары, колхоз, пред-приятие җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә еш чыгыш ясаганнар. Бу материалларны укып, авыл хуҗалыгы тармагында эшнең торышы белән танышырга, хезмәт алдынгылары турында белергә була. Аларның күбесен мин үзем дә беләм.

Билгеле инде, партия һәм комсомол оешмалары эшенә дә зур урын бирелә. Дүрт дистә ел узганнан соң районның иң яхшы пропагандистлары һәм, ул елларда Иске Котыш авылында, соңрак комсомол райкомының икенче секретаре булып эшләгән әлеге юллар авторы - үзем хакында да уку кызыклы булды.

Вакытлар узды, СССРда "җитәкләүче һәм юнәлдерүче" көчләр - коммунистлар партиясе дә таркалды. Район газетасы яңа исем астында - "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" булып чыга башлады. Ул партия район комитеты, район Советы яки администрация органы булудан туктады, Чирмешән муниципаль районы газетасына әверелде. Шунысы куанычлы, район газетасы бүген дә чирмешәнлеләр арасында иң популяр басма булып кала. Юбилей күргәзмәсен ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин әйткәнчә, редакция коллективы, халык мәнфәгатьләрен яклап, район җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итә.

Редакция яулап алган җиңүләргә киләчәктә яңа бүләкләр дә өстәлер дип уйлыйм. Ә зур эрудицияле, инициативалы кадрлар, коллективтагы иҗади атмосфера - моңа нигез салган инде.

Күргәзмәгә кереп, элек басылган газеталар төпләнмәләре белән танышу һәркем өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.

Вил Гыймранов.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән туган як тарихы музеенда

2
X