Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Көткәннән дә күп булган

Иске Котыш авылыннан Татьяна Зубеева да, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына бирелүче субсидиядән файдаланган. Татьяна Никитовнага Алабуга шәһәрендә бер бүлмәле фатир алганнар. Январь аенда 91 яшен тутыручы Татьяна Зубеева кызы Валентина, кияве Михаил Фадеевлар тәрбиясендә яши. Бүген инде ул...

Иске Котыш авылыннан Татьяна Зубеева да, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына бирелүче субсидиядән файдаланган. Татьяна Никитовнага Алабуга шәһәрендә бер бүлмәле фатир алганнар.


Январь аенда 91 яшен тутыручы Татьяна Зубеева кызы Валентина, кияве Михаил Фадеевлар тәрбиясендә яши.

Бүген инде ул өй эчендә дә бик авыр хәрәкәтләнә, кеше ярдәменә мохтаҗ, колаклары да начар ишетә, шулай да хәтере бик яхшы, якты дөньядан киткән якыннарына, туганнарына дога укып, өйнең түрендә утыра.

Татьяна Никитовнаның гомере авыр хезмәттә үтә. Яшьтән үк ир-атлар белән урман кисә, пенсиягә чыкканчы Чапаев исемендәге колхозда хезмәт куя ул.

- Эшли - эшли кияүгә чыгарга да вакыт булмады, - дип шаяртып алды йөзне ваклаучы әби. - 40 яшьне узгач кына сугыш ветераны Тараска тормышка чыгып, кыз таптым. Бүген мин бик бәхетле, шул кызым хөрмәтендә яшим. Гомерем дә озын булды, гел саф һавада, урманда эшләгәнгәдер, бәлки, туганнарым өчен дә яшимдер.

Татьяна Никитовна үзе дә дүрт балалы гаиләдә үсә. Энесе Бөек Ватан сугышында һәлак була, кыз туганнары да якты дөньядан яшьли китәләр. Әбинең ире Тарас Маркелович Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган авылына кайта, 1986 елда 72 яшенә җитеп вафат була.

- Без район социаль яклау бүлегенә өйне бераз ремонтларга ярдәм булмасмы дип кенә мөрәҗәгать иткән идек. Ә безгә торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирделәр, озак көтәргә дә туры килмәде.

Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Әти-әнинең күргән авырлыклары, кичергәннәре югалмады, дәүләтебез дә хөрмәтләде, - ди Валентина Тарасовна.

Кадрия ГАМИРОВА.
Иске Котыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ветераннарга – торак