Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күршеләрдә дә инфекция теркәлгән

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар күрше Аксубай районында да бар.

Татарстанда  COVID-19 йоктыручылар 355 кеше. Россиядә 57 мең 999, үлүчеләр 513кә җиткән. Дөнья күләмендә коронавирус йоктыручылар 2 миллион 638 мең, үлүчеләр 184 мең 248 кеше.

Бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, илле өче өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 50 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.

Казанда – 20, Лаеш районында – 10, Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле районында – алтышар, Түбән Камада – 4, Әлмәт, Арча, Биектау районнарында – икешәр, Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында берәр очрак ачыкланган. Моннан тыш, Татарстанда Чувашиядә яшәүче ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.


Коронавирусны йоктырмау, аны таратмау өчен:

-өйдә генә торыгыз, аралашудан тыелыгыз;

-битлек киеп йөрегез;

-кулларыгызны ешрак юыгыз, гигиена таләпләрен төгәл үтәгез.

Болар үзебез һәм якыннарыбыз өчен мөһим!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев