Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә бәрәңге ала башладылар

Әккәрәйлеләр үткән ялларда ук дәррәү кубып бәрәңге ала башлаганнар. Гадәттә, алар "икенче икмәкне" апрель аенда ук туфракка күмдерәләр һәм уңыш җыярга да иртәрәк керешәләр. Бу авылдан Борисовлар да ял көне эшкә керешкәннәр, 20 сутыйлы мәйданның өчтән береннән уңышны казып, урнаштырып та куйганнар. Казылган мәйданнан 100 чиләктән артыграк уңыш чыккан. -Бәрәңге...

Әккәрәйлеләр үткән ялларда ук дәррәү кубып бәрәңге ала башлаганнар. Гадәттә, алар "икенче икмәкне" апрель аенда ук туфракка күмдерәләр һәм уңыш җыярга да иртәрәк керешәләр.

Бу авылдан Борисовлар да ял көне эшкә керешкәннәр, 20 сутыйлы мәйданның өчтән береннән уңышны казып, урнаштырып та куйганнар. Казылган мәйданнан 100 чиләктән артыграк уңыш чыккан.
-Бәрәңге бик яхшы, эре дә, күп тә, черемәсен генә, - ди Валентина Николаевна. - 2нче майда чәчкән идек, 90 көндә өлгерә бит бәрәңге. Сабаклары корыды, өстен чабып берничә көн тоттык та эшкә керештек.
Борисовлар өч сорт бәрәңге үстерә. Аларны бер-берсенә кушмаска тырышалар, аерым-аерым чәчәләр, орлыклык бәрәңгене дә бакчадан ук аерып алалар. Инде өч ел бәрәңге күзләрен "Престиж" белән эшкәртеп чәчәләр икән. Үткән елларда колорадо коңгызлары булмаган, ә быел сабакларына да агу сибәргә туры килгән, бәлки кортлар бу препаратка күнеккәндер, диләр хуҗалар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы уңыш бәрәңге