Уңыш тег белән яңалыклар
-
Киләсе елга да кала
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 29 мең гектарга якын мәйданда (тиешленең 56 проценты) җир эшкәртелгән. Кайбер участокларга, күренеп тора, сөрү агрегатлары язга гына керә алачак. "Сөлчә", "Күтәмә АГРО-фирмасы", алар үзләре биргән мәгълүматлар буенча, җирләрен тулысынча эшкәрткәннәр. Бу агротехник чара "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә дә өлгер башкарылды, эшкәртелмәгән участоклары күп түгел. "Лениногорск...
-
Әккәрәйдә бәрәңге ала башладылар
Әккәрәйлеләр үткән ялларда ук дәррәү кубып бәрәңге ала башлаганнар. Гадәттә, алар "икенче икмәкне" апрель аенда ук туфракка күмдерәләр һәм уңыш җыярга да иртәрәк керешәләр. Бу авылдан Борисовлар да ял көне эшкә керешкәннәр, 20 сутыйлы мәйданның өчтән береннән уңышны казып, урнаштырып та куйганнар. Казылган мәйданнан 100 чиләктән артыграк уңыш чыккан. -Бәрәңге...
-
Чирмешән лицеенда яңа уңышка нигез салдылар
Мәктәпләргә үзләренә җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бурычы йөкләнде. Яз җитү белән укучылар һәм укытучылар шул мәшәкатькә кереште. Чирмешән лицее да быел чәчүлек мәйданнарын киңәйткән. -Мәктәп янындагы участокка кәбестә һәм кара орлык утырттык, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. - Быел да, үткән ел үзебез үстергән суган орлыгын 25 сутыйда...
-
Булганын тизрәк җыярга
"Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыятендә арпаның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыялар. Монда бу культура 1380 гектар мәйдан били, димәк, амбарларга меңнәрчә тонна бөртек кайтачак. Район буенча алганда, әлегә 2 мең гектар чамасы мәйданнан бөртек суктырылган. Кайбер хуҗалыклар уракка керешеп кенә килә. Башкалар белән чагыштырганда "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Иванов Ю.С." кызурак...