Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй укучылары эшлекле уен аша тарих белән таныштылар

Күптән түгел генә Казан дәүләт федераль университеты студенты, "Кадрлар резервы" проекты катнашучысы Василий Борисов үзе белем алган мәктәбендә "Татарстанның 95 еллыгы" темасына уен үткәрде. Аңа бу эштә шул ук мәктәпне тәмамлаучы Алексей Трофимов та булышты. Әлеге чарага, экспертлар сыйфатында, Ивашкино авыл җирлеге Советы депутатлары Надежда Мензелина һәм Татьяна Макарова да...

Күптән түгел генә Казан дәүләт федераль университеты студенты, "Кадрлар резервы" проекты катнашучысы Василий Борисов үзе белем алган мәктәбендә "Татарстанның 95 еллыгы" темасына уен үткәрде. Аңа бу эштә шул ук мәктәпне тәмамлаучы Алексей Трофимов та булышты.

Әлеге чарага, экспертлар сыйфатында, Ивашкино авыл җирлеге Советы депутатлары Надежда Мензелина һәм Татьяна Макарова да чакырылган иде. Уен барышында без, 8-11нче класс укучылары, Татарстан тарихына һәм мәдәниятына кагылышлы бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштык, мавыктыргыч презентацияләр карадык, үз белемнәребезне дә тикшерә алдык. Безгә бу очрашу бик ошады. Мондый чараларны ешрак үткәрү тәкъдиме белән чыктык.
Максим Крайнов,
Әккәрәй урта мәктәбенең 9 класс укучысы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы кадрлар резервы тарихчы