Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй авылында бер баланы эт тешләгән

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм Күтәмәдәге аерым пост диспетчерлыгыннан алынды. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы өч тапкыр юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыккан. 02 11 июньнән 18енә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 6 юл-транспорт...

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм Күтәмәдәге аерым пост диспетчерлыгыннан алынды. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы өч тапкыр юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыккан.

02 11 июньнән 18енә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә кешеләр зыян күргән, дүртесендә матди зыян бар.

Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 125 кеше туктатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 10 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең моточалгысын урлаганнар, матди зыян 4 мең сум.

Шешминкалы хатын-кызның сумкасыннан 15 мең сум акча югалган.

Яңа Элмәледә яшәүче 1971 елгы ир-ат хатынына кул күтәргән өчен җаваплылыкка тартыла.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакырту теркәлгән.

Фельдшерлар әйтүенчә, аларның күбесе кан басымы югары күтәрелгән кешеләрдән булган. Умарта кортлары чагудан аллергия барлыкка килү очраклары бар, Әккәрәй авылында бер баланы эт тешләгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 29 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined