Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанда яшәүче якташыбыз авылдашларын газетага яздырды

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Раушания Сәүбанова берьюлы өч авылдашын район газетасына яздырды.

Туймәттә туып үскән якташыбыз, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры Раушания Кыяметдин кызы ярдәме белән, уллары, кияүләре махсус хәрби операциядә катнашучы, яраланып кайткан  авылдашларының әти-әниләре: Тәгъзимә һәм Дамир Тукаевлар, Гөлсирә һәм Васыйл Мортазиннар, Әминә һәм Радик Вафиннар гаиләләре киләсе ярты елда район газетасын укый алачак.

-Район яңалыклары белән даими кызыксынып торам, алар белән социаль челтәрләр аша танышам. Читтә яшәгәч, туган як хәбәрләре аеруча кызык. Форсаттан файдаланып, район газетасы редакциясе коллективына рәхмәтемне дә җиткерәсем килә. Барлык актуаль мәгълүматларны югары профессиональ дәрәҗәдә газета укучыларыгызга җиткереп торасыз. Сезнең материалларны үзебезнең якташлык җәмгыятенең в ВКонтакте челтәренә дә еш урнаштырабыз, - ди Раушания Сәүбанова.

Әмил Гайнанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев