Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Карлар эреде, Чирмешәндә беренче штрафлар салына

1 апрельдән урамнарны, юл, йорт тирәләребезне чисталауга керештек. Моны эшләмәүчеләрне, ягъни төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка да тартулары ихтимал. Җәза күләменең иң аз дигәне дә ике мең сумнан тотына. Себерке, тырма, көрәк­ләрне кузгаттык, җәмәгать. Кыш буе кар астында яшеренеп ят­кан чүп-чарга "көн юк" хәзер. Дөрес, уңганрак йорт хуҗалары инде март ахырында...

1 апрельдән урамнарны, юл, йорт тирәләребезне чисталауга керештек. Моны эшләмәүчеләрне, ягъни төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка да тартулары ихтимал. Җәза күләменең иң аз дигәне дә ике мең сумнан тотына.

Себерке, тырма, көрәк­ләрне кузгаттык, җәмәгать. Кыш буе кар астында яшеренеп ят­кан чүп-чарга "көн юк" хәзер. Дөрес, уңганрак йорт хуҗалары инде март ахырында ук шушы кораллар белән эшли башлады. Буш шешәләрне, полиэтилен калдыкларын, тәмәке капларын тизрәк җыеп аласы.
Елдагыча, республикада 1 апрельдән игълан ителгән икеайлык кысаларында, райондагы торак пунктларның чисталыгын тикшерү буенча рейдлар ешайды. Махсус төзелгән комиссия әгъзалары иң әүвәл Лашман, Күтәмә, Бәркәтә авыл урамнарын карап әйләнде. Йорт тирәң чүпкә баткан булса, я рөхсәтсез төзелеш материаллары сакласаң, урамда малыңны йөртсәң - үпкәлисе юк, аларның штраф сугуларын көт тә тор. Аның күләме физик затларга - гражданнарга 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр, вазыфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга сумма тагын да хәтәррәк - 200 мең сумнан 500 мең сумга чак­лы.
Хөрмәтле райондашлар!
Ә Сез өмәләргә керештегезме, тирә-юньне җыештырдыгызмы?
Моны раслаучы фоторәсемнәрегезне газетаның nashcheremshan.ru сайтына да урнаштыра алабыз.
Фотоларны җибәрү өчен адрес: verstka07@list.ru
"Чисталык -үзебез өчен" атамасы белән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чисталык