Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Карачишмәлеләр бик рәхмәтле

90нчы елларда төзелгән мәктәбебез нык таушалган иде. Балалар бакчасы да урнашкан әлеге бина капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Биредә шартлар шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Без, балалар бакчасы коллективы, шулай ук ата-аналар да моңа куанып бетә алмыйбыз. Мәктәп, балалар бакчасы булса авылыбыз яшәр. Бакчабызда бер төркемдә 13 бала тәрбияләнә,...

90нчы елларда төзелгән мәктәбебез нык таушалган иде. Балалар бакчасы да урнашкан әлеге бина капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Биредә шартлар шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Без, балалар бакчасы коллективы, шулай ук ата-аналар да моңа куанып бетә алмыйбыз.

Мәктәп, балалар бакчасы булса авылыбыз яшәр. Бакчабызда бер төркемдә 13 бала тәрбияләнә, киләсе елларда да балалар саны кимемәс әле, туучылар бар.

Кара Чишмә авылы халкына шундый зур бүләк ясаганнары өчен республика җитәкчелегенә, шәхсән, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковка, төзүчеләргә без бик рәхмәтле. Шундый матур бинада эшләве дә рәхәт бит, балалар яхшы тәрбия алыр, укучыларыбыз да сынатмаслар дип ышанабыз.

Кара Чишмә авылы халкы исеменнән, балалар бакчасы мөдире Дамирә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined