Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдә суган ала башлаганнар

Кара Чишмәдә орлык суганын ала башлаганнар. Гадәттә, бу авыл халкы бу эшкә беренчеләрдән булып керешә. -Безнең авылда суган үстерү белән шөгыльләнүче гаиләләләр күп, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Гөлназ һәм Илназ Әгълүковлар, Фикес һәм Рәҗәп Мортазиннар, Хәдия һәм Нурислам Могыйновлар шундыйлардан, алар ел саен эре...

Кара Чишмәдә орлык суганын ала башлаганнар. Гадәттә, бу авыл халкы бу эшкә беренчеләрдән булып керешә.


-Безнең авылда суган үстерү белән шөгыльләнүче гаиләләләр күп, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Гөлназ һәм Илназ Әгълүковлар, Фикес һәм Рәҗәп Мортазиннар, Хәдия һәм Нурислам Могыйновлар шундыйлардан, алар ел саен эре суганны да, орлык суганын да күп үстереп саталар.

Туймәттә яшәүче Наҗия апа Гыйниятуллинаны да тәҗрибәле суган үстерүче дип була. Элек алар әлеге яшелчәне тонналап саткан булса, бүген, нигездә, орлык суганын үстерү белән шөгыльләнә.

-Без элек суганга 1 август көнне төшә идек, - ди Наҗия апа. - Быел эле сабаклары яшел, алырга иртәрәктер, мөгаен, бу атнада гына йолкымабыз. Хәзер инде эре суганны күп үстермибез, аңа сорау юк. Бакчада орлык суганы күбрәк. Аны да әле йолкымадык. Орлык суганын бәйләп, ышык урында киптерәм, сентябрь азагында тартмаларга тутырып, аны өйгә кертәбез. Шулай кыш чыга, яз көне инде сатабыз, орлык суганын яхшы алалар.

Туймәттә дә суганны үз итүчеләр аз түгел икән. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов әйтүенчә, Гөлназ Галимова, Гөлназ Рәҗәпова, Гөлүсә Фәттахова һәм башкалар яз көне орлык суганын сатып, гаилә бюджетын шактый баеталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined