Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

КамАЗ йөртүче чирмешәнлене ток сугып үтергән

Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны кичә эштә ток сугып үтергән. ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казанка уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә....

Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны кичә эштә ток сугып үтергән.


ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казанка уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. Кабинасыннан төшеп җиргә баскач, аңа ток суга. Йөртүче шунда ук җан биргән. Николай Кириллов "Татавтодор" җәмгыятенә караган Чирмешән участогында эшли иде.

Мәрхүмнең гаиләсенә сабырлык, түземлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined