Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кабак- витаминлы яшелчә

Бәркәтәдә яшәүче Әминә Һәм Рәфис Насыйбуллиннар быел да бакча тутырып кабак үстергәннәр. Аларның кайберәүләрен күтәрергә ир - егетләрнең дә көче җитми, тәгәрәтеп кенә йөртәләр. -Кабакны үзебезгә, мал-туарга ашату өчен дә үстерәбез, - ди Әминә.- Аны кемгә кирәк, шуңа бирәбез. Элек бу бакчага суган утырта идек. Соңгы елларда аңа сорау булмагач...

Бәркәтәдә яшәүче Әминә Һәм Рәфис Насыйбуллиннар быел да бакча тутырып кабак үстергәннәр. Аларның кайберәүләрен күтәрергә ир - егетләрнең дә көче җитми, тәгәрәтеп кенә йөртәләр.

-Кабакны үзебезгә, мал-туарга ашату өчен дә үстерәбез, - ди Әминә.- Аны кемгә кирәк, шуңа бирәбез. Элек бу бакчага суган утырта идек. Соңгы елларда аңа сорау булмагач монда кабак үстерә башладык. Бу яшелчә бик уңа. Әле быел да авылдашлар "кабак үсмәде" дип зарланалар, ә бездә үзегез күрәсез, уңыш мулдан булды.
Кабакны терлекләр дә бик яратып ашыйлар икән. Хуҗалар кабактан төрле ризыклар әзерлиләр. Хуҗабикә сүзләре буенча, ялкын сары төстәге кабакның тышы бик йомшак, ә эче - баллы, тәмле.
-Бу сорттан кабак бәлеше дә аеруча тәмле килеп чыга, - ди хуҗабикә. - Кабакны саламлап турыйсың да, тоз, шикәр комы сибеп, бүрткән дөге белән бутыйсың, азрак мәк, йөзем кушып эчлек ясыйсың. Камырына май, каймак салып изәсең. Тәмле була.
Әминә ел саен орлыкны узе әзерли. Җәен, көннәр җылыткач, кабак орлыгын бер урынга утыртып, әүвәл кабакның үсентеләрен үстерә. Берәр атнадан соң, 1- 1,5 метр ара калдырып, аларны күчереп утырта. Беренче мәлне үсентеләргә су сибәләр, чүп үләннәреннән арындыралар.
Кабак тимергә бай булуы белән яшелчәләр арасында беренчелекне яулый. Ул каротин, С, В, Е витамины, никотин кислотасы, микроэлементлар, магний, кальций, аксым, крахмалга бай. Кабак йомшагы иң җиңел үзләштерелә торган ризык. Кабак сидек кудыру, эч йомшарту, ябыктыру үзлегенә ия. Кабак та сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмда матдәләр алмашын, кан ою процессын көйли. Кабакның төше дә файдалы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә кабак