Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода шәһәрдән күчеп кайтучылар йортлар сала

Соңгы елларда Ивашкинода төпләнүче яшьләр кими барса да, пенсиягә чыгып авылга яшәргә кайтучы гаиләләр арткан.

Вера һәм Валерий Тарасовлар  тумышлары белән икесе дә Ивашкинодан. Шәһәрдә яшәп пенсиягә чыкканнан соң, авылда зур йорт өлгерткәннәр. Хәзер терлекләр асрап,  “полный” авыл тормышы белән көн күрәләр. Балалары, оныклары кунакка кайтып йөриләр. Владимир  һәм Надежда Поликарповлар исә  Чабаксарда гомер иткәннәр. Уңган гаилә авылдагы әтиләре нигезендә  яңа өй төзеп шушында яшиләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Николай һәм Елена Терентьевлар да  бурадан бик матур йорт күтәргәннәр. Авылдагы йортларын буш тотмыйлар, еш кайталар.  Сергей Михайлов гаиләсе дә  Ивашкинода йорт төзи. Алексей Баландаевлар шулай ук авылда йорт сатып алган, хуҗалыкларын ясап-көйләп, матурлап, авылда яшәүне хуп күргәннәр.

Сүз уңаеннан,  Ивашкино авыл җирлегендә бүген 358 йортта 1253 кеше гомер итә: Ивашкинода 163 йортта - 609, Әккәрәйдә 195 йортта  - 644 кеше.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев