Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбе ашханәсендә тәмле ашаталар

Районның барлык мәктәпләрендә дә укучыларны кайнар аш белән сыйлыйлар. Дәүләт бер баланың туклануына көнгә 6 сум 80 тиен акча бүлә. Дөрес, бу суммага менюны әллә ни төрләндереп булмый, шуның өчен һәр мәктәп аны баету юлларын үзе эзли. Тук бала гына уку турында уйлый. Иске Үтәмеш мәктәбендә 68 укучы белем ала,...

Районның барлык мәктәпләрендә дә укучыларны кайнар аш белән сыйлыйлар. Дәүләт бер баланың туклануына көнгә 6 сум 80 тиен акча бүлә. Дөрес, бу суммага менюны әллә ни төрләндереп булмый, шуның өчен һәр мәктәп аны баету юлларын үзе эзли. Тук бала гына уку турында уйлый.

Иске Үтәмеш мәктәбендә 68 укучы белем ала, алар көнгә ике тапкыр мәктәп ашханәсенә керәләр. Пешекче апалары - Миләүшә Зарипова икенче һәм өченче дәресләрдән соң кайнар аш һәм чәй белән сыйласа, дүртенче-бишенче дәресләрдән соң укучылар монда ипи белән кайнар чәйдән авыз итә алалар.

-Ашханәдәге менюны төрләндерү өчен мәктәп бакчасында үскән яшелчәләрдән файдаланабыз, ата-аналар да үз өлешләрен кертәләр, - ди мәктәп директоры Хәммәткамил Хәкимов. - Ата-аналар әлегә ай саен бер бала өчен 200 сум бирсәләр, яңа елда 300әр сум җыярга килештек. Аннан соң инде балалар ике тапкыр кайнар аш ашап, чәй эчәчәкләр. Мәктәп бакчасында укучыларның үз тырышлыклары белән үстерелгән яшелчәләр әле март айларына кадәр җитәчәк.

Укучыларга бакчаларында үскән җиләк-җимештән компот та, яшелчәләрдән салатлар да бирәләр, ашларны да итле итәргә тырышалар. Балалар һәммәсен бик яратып ашыйлар.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Югары Кәминкәдә инкубатор казлары "оча"

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Үтәмеш тәмле ашаталар мәктәбе ашханәсендә