Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Сережкинода халык акчасына зиратны төзекләндерделәр

2008нче елда Иске Сережкино халкы, үзара киңәшеп, зиратны зурайтырга, аннан соң төзекләндерергә булган иде. Барлык эшләрне дә халык акчасына башкарырга килештеләр. Зират территориясе шул ук елда киңәйтелде, икенче елда 72 метрлы челтәр - рабица урынына тимер койма бастырылды. Бу эшләр 100 мең сумга төште. Аннан соң бура сатып алынды, мич...

2008нче елда Иске Сережкино халкы, үзара киңәшеп, зиратны зурайтырга, аннан соң төзекләндерергә булган иде. Барлык эшләрне дә халык акчасына башкарырга килештеләр. Зират территориясе шул ук елда киңәйтелде, икенче елда 72 метрлы челтәр - рабица урынына тимер койма бастырылды. Бу эшләр 100 мең сумга төште. Аннан соң бура сатып алынды, мич чыгарылды. Соңрак бу өйне тыштан да, эчтән дә евровагонка белән тышладылар, буядылар. Зират территориясенә өлкәннәр өчен беседка төзеп куйдылар.

Быел авыл халкы 25 мең сум акча җыеп, әлеге өйгә тамбур ясады, калган акчага зират өчен инструмент алып куйдылар. 4кә 5 метр зурлыктагы өй белән тамбурга 250 мең сум тотылды. Шушы елларда 25-30 кеше 500әр-100әр сум күләмендә акча кертте, аларга зур рәхмәт.

Кассир Надежда Ермишова, төзүчеләр Иван Портнов, Вячеслав Свежинкин, Олег Ермишов, Петр Ермишов, Андрей Липатов, Николай Ермишов, мич чыгаручылар - инде мәрхүмнәр Виктор Портнов һәм Николай Ермишовлар аерым рәхмәткә лаек.

Киләсе елда зиратның коймасын буярга җыенабыз. Шуның белән биредә төп төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined акчасы халык Иске Сережкино авылында ЗАГС төзекләдерделәр