Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котыш авылы яңалыклары

Иске Котышта юллар шомара Бу авылның Октябрьская урамы халкы юлсызлыктан котылачак. Әлеге урамда 750 метр озынлыгында юл аслыгы ясалган, аны ныгытып, өстенә вак таш түшиләр. "Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалы район участогы осталары юлны бюджет акчачасына шомарта. Үзсалым акчасына - күпер Иске Котыш авылында 2017 елда җыелган үзсалым акчалары тулысы белән...

Иске Котышта юллар шомара

Бу авылның Октябрьская урамы халкы юлсызлыктан котылачак. Әлеге урамда 750 метр озынлыгында юл аслыгы ясалган, аны ныгытып, өстенә вак таш түшиләр. "Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалы район участогы осталары юлны бюджет акчачасына шомарта.

Үзсалым акчасына - күпер

Иске Котыш авылында 2017 елда җыелган үзсалым акчалары тулысы белән халык ихтыяҗларына тотылган. Үзсалымның 300 мең сумнан күбрәгенә зират ягына чыга торган күперне ремонтлап куйганнар. Биредә свайларга тимер торбалар салып, өстенә бетон плитә җәйгәннәр, күпернең кырые да ясалган.

Алты айга - бер туй

Агымдагы елда Иске Котыш авылында нибары бер туй булган - Новиковлар йортына килен төшкән. Александр Новиков Иске Элмәле кызы Ольганы үзенә яр иткән. Яшьләр авылда, төп йортта яши.

Ә менә ел буена авылда бер сабый да тумаган, кызганыч, авыл зиратында каберләр саны 7гә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined