Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади халкы печән әзерли

Терлек-туар асраучы якташларыбызның бу арада бик ыгы-зыгылы чагы. Халык мәш килеп кышкылыкка терлек азыгы хәстәрли. Кемдер артыгын нужаланмыйча, аны рулонлата сатып ала, берәүләр үзләре чалгы тотып, елгалыкларда, болыннарда үлән чаба. Ишелеп уңды быел печән - әзерлә, иренмә генә. Көннәр шулай матур торганда Иске Кади авылыннан Фазыл һәм Равилә Ихтисамовлар да...

Терлек-туар асраучы якташларыбызның бу арада бик ыгы-зыгылы чагы. Халык мәш килеп кышкылыкка терлек азыгы хәстәрли.

Кемдер артыгын нужаланмыйча, аны рулонлата сатып ала, берәүләр үзләре чалгы тотып, елгалыкларда, болыннарда үлән чаба. Ишелеп уңды быел печән - әзерлә, иренмә генә.
Көннәр шулай матур торганда Иске Кади авылыннан Фазыл һәм Равилә Ихтисамовлар да бу яктан көч биреп алырга чыккан. Сыер, дүрт-биш баш үгез асраучы гаиләгә печән күп кирәк.
-Искиткеч, иренмәсәң, печәннән озын "умит" куеп була быел. Без ел да чама белән дүрт-биш трактор арбасы азык хәстәрлибез, - ди нефтьчеләрдә эшләүче Фазыл. - Авылда торгач, ничек терлек асрамыйсың инде, ул безнең канга сенгән бит.
Элек печәнне чалгы белән чаба идек, хәзер мотоблогым бар, аңа роторлы чапкыч куйдым. Бик шәп әйбер. Печәнне ташырга УАЗым бар, андый техникаң булмаса, уңайсыз. Саф һавада гаиләбез белән рәхәтләнеп печән әзерлибез. Ике-өч атна инде аның вакыты, бер көч биреп алсаң - була, арыганнар тиз онытыла. Балалар нык булыша. Әле ярый. алар бар.
Ихтисамовлар кош-кортны да күп асрый. Быел да 50 баш каз бәбкәсе, утызлап бройлер алганнар. Аларын хуҗабикә Равилә "кеше итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы печән өсте Иске Кади авылы халкы