Иске Кади халкы печән әзерли
Терлек-туар асраучы якташларыбызның бу арада бик ыгы-зыгылы чагы. Халык мәш килеп кышкылыкка терлек азыгы хәстәрли.
Кемдер артыгын нужаланмыйча, аны рулонлата сатып ала, берәүләр үзләре чалгы тотып, елгалыкларда, болыннарда үлән чаба. Ишелеп уңды быел печән - әзерлә, иренмә генә.
Көннәр шулай матур торганда Иске Кади авылыннан Фазыл һәм Равилә Ихтисамовлар да...