Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә мәктәп яңара

Бу мәктәптә капиталь ремонт бара. Бер бригада стеналарны штукатурлый, икенчесе мәктәпне тыштан сайдинг белән тышларга җыена. Мәктәпнең түбәсе берничә ел элек кенә профнастил белән ябылган, тәрәзәләре дә пластик, алар яхшы хәлдә. Шуңа төзүчеләр аларга тотынмаячак. Уку йортына яңа идәннәр җәеләчәк, стена, түшәмнәр дә яңа төс алачак, кабинетларга яңа ишекләр куела....

Бу мәктәптә капиталь ремонт бара. Бер бригада стеналарны штукатурлый, икенчесе мәктәпне тыштан сайдинг белән тышларга җыена.


Мәктәпнең түбәсе берничә ел элек кенә профнастил белән ябылган, тәрәзәләре дә пластик, алар яхшы хәлдә. Шуңа төзүчеләр аларга тотынмаячак. Уку йортына яңа идәннәр җәеләчәк, стена, түшәмнәр дә яңа төс алачак, кабинетларга яңа ишекләр куела. Электр үткәргечләре, җылылык челтәрләре яңартылачак, сигнализация дә куелачак. Мәктәп янында яңа модульле котельный ясау планлаштырыла.

-Капиталь ремонтка 12 миллионнан артык акча бүленгән, - ди мәктәп директоры Владимир Мануйлов. - Инде җиһазларның да бер өлеше кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined