Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә БДИ нәтиҗәләре районда иң яхшылардан

Узган уку елында Яңа Элмәле урта гомумбелем мәктәбен дүрт укучы тәмамлаган һәм барысы да югары уку йортына укырга кергән. Аларның икесе - укытучы, икесе нефтьче һөнәрен сайлаган. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, гомумән, 2015-2016нчы уку елы күрсәткечләре буенча әлеге мәктәп районда иң яхшы дип табылды. Рус теленнән яңаэлмәлеләр аеруча яхшы нәтиҗәләр...

Узган уку елында Яңа Элмәле урта гомумбелем мәктәбен дүрт укучы тәмамлаган һәм барысы да югары уку йортына укырга кергән. Аларның икесе - укытучы, икесе нефтьче һөнәрен сайлаган.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, гомумән, 2015-2016нчы уку елы күрсәткечләре буенча әлеге мәктәп районда иң яхшы дип табылды.
Рус теленнән яңаэлмәлеләр аеруча яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәләр. Имтиханнарда уртача 80,75 балл (район буенча - 68,5) - шулай ук районда иң югары. Юлия Скворцованың күрсәткече - 86, ә Ольга Митрюхинаның 88 балл ук. Юлия чуваш теле буенча илкүләм бәйгедә үк үзен күрсәтә алган, ул Чабаксарда да бик белемле булуын раслаган, төбәкара этапта җиңүчеләрнең берсе дип табылган (укытучысы - Марина Захарова).
36 ел стажлы, югары категориягә ия укытучы Татьяна Васильевна Мельникова имтиханнар нәтиҗәләре, укучыларның белем сыйфаты иң элек укытучыга бәйле дип саный.
-Укучыларны яратырга, хөрмәт итәргә, сәләтенә, мөмкинлегенә карап, һәрберсе белән аерым шөгыльләнергә, булышырга кирәк, - ди ул. - Укучылар арасында төрлесе бар, кайберләре, күренеп тора, бик йомшак, андыйлар белән дә үзеңчә эшли белү сорала.
Элеккеге һәм хәзерге укучылар арасында аерма бармы? - дип тә сорадым Татьяна Мельниковадан.
Әйе, аерма бар. Бүгенге кызлар һәм малайлар - укучылар мөстәкыйльлеккә омтылучан, үз фикерләрен кыю әйтә һәм яклый беләләр, үзләрен ниндидер кысан рамкаларда тотарга яратмыйлар, - ди педагог.
Бердәм дәүләт имтиханнарына карашыгызны да беләсе килә. Белем сыйфатын мондый формада тикшерү үзен аклыймы?
Мин моңа каршы түгел. Сынауга укучылар җаваплырак әзерләнә. Аннан соң үзенә күрә шәһәр һәм авыл балаларына киләчәктә укуны дәвам итү, белемне бәяләү өчен тигез шартлар булдырыла. Шул ук вакытта, йомшаграк укучыларны традицион тәртиптә сынау мөмкинлеге дә калсын иде.
Яңа Элмәле мәктәбендә 52 егет һәм кыз укый, балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә. Бина якты, җылы.
Укырга теләге булган бала укый инде ул, тырыша. Шул ук Татьяна Мельникованың шәкерте - Галина Квакованың укучысы (Яңа Чишмәдә) быел рус теле буенча имтиханнарда максималь - 100 балл җыйган. Бизмәнгә бар да салына.
Педагогик училищеда укыганда Татьяна Мельникованың иң яраткан фәне - рус теле һәм әдәбияты, иң яраткан укытучысы шул фән укытучысы була. Хәер, алар нәселендә укытучылар дистәләп. Һөнәренә тугрылыгы, бу эшне җиренә җиткереп башкаруы шуннан да киләдер. Сабырлыгы, тирән белеме, гел яңалыкка омтылуы - күркәм сыйфатлар.
-Җәмгыять белеме һәм биология буенча да бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре начар түгел, бездә математика буенча гына күрсәткечләрне яхшыртасы бар, - ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. - Алга китеш сизелә үзе, быел баллар узган елдагыдан чүт кенә югарырак. Мәктәбебездә өлгермәүчеләр юк.
Вячеслав Порфирьевич та белемне бердәм дәүләт имтиханнары буенча тикшерү формасына каршы түгел. Шул ук вакытта бу әле мәктәп эшенә соңгы нәтиҗә түгел дисәң дә ярыйдыр. Укучыларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тәрбия процессы турында да онытмау сорала. Әнә бюджеттан тыш эшне дә дөрес, нәтиҗәле оештыруны таләп итәләр. Анысы да кирәктер. Нәрсәдер эшләнә икән, ул иң әүвәл мәктәпнең үзе өчен яхшы. Быел көз тәҗрибә участогыннан 2 тонна суган, 5 центнер кишер, 300 килограмм аш чөгендере җыеп алганнар, 50 банкага яшелчәләр консервлап япканнар, җиләкләр туңдырганнар. Бер өлеше сатуга да калса, күпчелеге ашханәдә балалар туклануына, ризыклар әзерләргә кулланылачак.
...Районда белем сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле. Бу өлкәдә безнең күрсәткечләр республика күләмендә дә тыйнак. Тәҗрибә эзләп ерак барасы түгел, үзебездәге Яңа Элмәле мәктәбендә дә укыту-тәрбия эшендә кулланышка алырлык методлар, формалар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле мәктәбе БДИ мәктәп укучысы