Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 100 ел тула

Җинаять - башкарма инспекциясенең Лениногорск муниципальара филиалында Чирмешән районыннан 38 кеше исәптә тора.

Җинаять - башкарма инспекциясенең бурычы – суд тарафыннан билгеләнгән, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәтү, ә эшнең төп максаты – хөкем ителүчеләрне төзәлү юлына бастыру, аларга социаль адаптациядә булышу, җинаять кылуны булдырмауИсәптә торучы 38 чирмешәнленең 15 е – шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр, 14 се -  билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән затлар (нигездә, автотранспорт чараларын йөртүдән мәхрүм ителгәннәр), 2 се – ирекләре чикләнүгә, 3 се – төзәтү эшләренә, 3 се – мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәр. Әлбәттә, әлеге затлар үзләрен закон кысаларында, тәртипле тотсын өчен, аларның һәрберсе белән аерым эшләү һәм даими контроль-күзәтү, үзләре һәм туганнары белән элемтәдә тору, профилактик әңгәмәләр үткәрү таләп ителә. Көндәлек шундый эш, гадәттә, уңай нәтиҗәләрен бирә – хөкем ителүчеләр төзәлү юлына баса һәм социаль актив, тәртипле тормыш алып баралар.

7 майда оешуына100 ел булачак җинаять - башкарма инспекциясе – күзәтү органы гына түгел, кыек юлга басуларга һәм закон бозган кешеләргә үзенә күрә социаль тернәкләндерү органы ролен дә үти.

Илнур Гомәров,

җинаять-башкарма инспекциясенең

Лениногорск муниципальара филиалы өлкән инспекторы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев