Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җиңүчеләр – Яр Чаллыга бара

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 40 ел тулу уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч" слетында Чирмешән кадет-интернат мәктәбе командасы җиңүче булды. Алар 21-25 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк яшь инспекторлар слетында катнашачак. - Бу уен бер яктан мавыктыргыч һәм кызыклы булса, икенче яктан яшь инспекторлар тормыш өчен бик күпфайдалы...

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 40 ел тулу уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч" слетында Чирмешән кадет-интернат мәктәбе командасы җиңүче булды. Алар 21-25 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк яшь инспекторлар слетында катнашачак.

- Бу уен бер яктан мавыктыргыч һәм кызыклы булса, икенче яктан яшь инспекторлар тормыш өчен бик күпфайдалы мәгълүмат ала,- ди "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе"нең Нурлат филиалы начальнигы Гөлфия Гыйматдинова.


Бәйгедә ике кыз һәм ике малайдан торган 18 команда көч сынашты. 9-12 яшьлек укучылар "Юлда йөрү кагыйдәләрен белү", "Автошәһәрчек", "Велосипедта фигуралы йөрү" һәм "Беренче медицина ярдәме күрсәтү (теория һәм практика)" буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чирмешән кадет-интернат мәктәбе беренче, Чирмешән лицее - икенче, Кармыш мәктәбе командасы - өченче урында. Җиңүче өч командага да велосипедлар бүләк иттеләр. Иң актив команда буларак Түбән Кармалка мәктәбенә дә, велосипед тапшырылды. Гомумән, моннан бер катнашучы да бүләксез китмәде.

- Үткән ел безнең команда районда беренче булган иде һәм без Яр Чаллы шәһәрендәге слетта да катнаштык,- ди Кармыштан Лилия Гатина. - Конкурска әзерләнү вакытында күп нәрсәгә өйрәндем. Элек юл билгеләренә игътибар итмәсәм, хәзер кызыксынып карыйм.

Түбән Кәминкәдән Рүзәл Мусин әлеге конкурска беренче тапкыр гына килгән.

- Әзерлек барышында медицина буенча да, юл билгеләре буенча да күп яңалык белдем,- ди ул да.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурслар