Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иң тату сыйныф – Әккәрәй мәктәбендә

"Иң тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында Әккәрәй урта мәктәбенең 6нчы класс ата-аналар комитеты җиңү яулады, алар республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә Чирмешән лицее да катнашачак. Ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге республикада икенче ел оештырыла. Балалар сәнгать мәктәбендә узган район турында быел барлыгы 8 мәктәпнең ата-аналар комитетлары...

"Иң тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында Әккәрәй урта мәктәбенең 6нчы класс ата-аналар комитеты җиңү яулады, алар республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә Чирмешән лицее да катнашачак.

Ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге республикада икенче ел оештырыла. Балалар сәнгать мәктәбендә узган район турында быел барлыгы 8 мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашкан.

Әккәрәй мәктәбе командасы әлеге бәйгегә бик җитди әзерләнгән, аларның "визиткалары" җюри әгъзаларының иң югары бәясенә лаек булган. 6нчы класста тугыз бала белем ала икән. Конкурста укучылар белән бергә әти-әниләр дә чыгыш ясаган. Җиңү дә класс җитәкчеләре Надежда Трофимова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Евдокимованың да өлешләре зур.

Иске Элмәле мәктәбенең 8нче класс укучылары һәм әти-әниләре , Яңа Элмәле (9нчы класс) һәм Чирмешән лицее (10нчы класс)-призлы урын ияләре.

Ивашкино мәктәбе -"Бердәм булулары өчен", күтәмәлеләр-"Иҗади якын килү өчен", Бәркәтә мәктәбе-"Оригинальлек өчен" һәм Иске Кади командасы "Артистлык өчен" номинацияләрендә бүләкләнгәннәр.

Ләйлягөл Муксинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй Иң тату сыйныф мәктәбендә