Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хезмәткә – хөрмәт

Районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы хезмәтләре өчен быел кайбер якташларыбыз зур хөрмәтләүгә лаек булдылар. "Лашман-АГРОфирмасы" җәмгыяте механизаторы Җәмил Гайфетдинов, "Кади" хуҗалыгы механизаторы Анатолий Христоферов, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Алексей Уламасов, "Варкичев И.Г." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры Ольга Варкичева, ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Рафик Дәүләтшин, "Чирмешәнагрохезмәтләре" механизаторы Марат Мортазин, Туймәт...

Районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы хезмәтләре өчен быел кайбер якташларыбыз зур хөрмәтләүгә лаек булдылар.

"Лашман-АГРОфирмасы" җәмгыяте механизаторы Җәмил Гайфетдинов, "Кади" хуҗалыгы механизаторы Анатолий Христоферов, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Алексей Уламасов, "Варкичев И.Г." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры Ольга Варкичева, ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Рафик Дәүләтшин, "Чирмешәнагрохезмәтләре" механизаторы Марат Мортазин, Туймәт бүлекчәсе сыер савучысы Лилия Кәримова һәм бозау караучы Люция Сәүбанова, "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятеннән машина йөртүче Җәүдәт Җиһаншин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
"Үтәмеш" җәмгыяте механизаторы Марсель Нигъмәтуллинга һәм "Күтәмә-АГРОфирмасы" җәмгыяте дуңгыз караучысы Елена Арзютовага шул ук министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined якташларыбыз зур хөрмәтләүгә лаек булдылар.

2
X